Бүгенге көндә республика тарафыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә төрле ярдәм күрсәтелә. Шул исәптән район башлыклары белән очрашып, борчыган мәсәләләрне хәл итү. Әйтик, Актаныш районында да шундый очрашу булып узды. Анда нинди сораулар күтәрелде? Бу турыда алдагы язмада.
Егетләргә психологик ярдәм күрсәтү тиешенчә оештырылмый, таныклыклар алуда да кыенлыклар бар. Әнә шундый һәм башка күп кенә сораулар борчый бүген махсус операциядә катанашучы гаиләләрне. Район башлыгы белән очрашудан файдаланып һәркем үзен борчыган сораулар белән район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте.
Очрашу барышында яңгыраган сорауларның берничәсе район хәрби комиссариатына кагылышлы иде. Аларга җаваплы затлар тарафыннан тиешле җаваплар бирелде.
Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр һәм аларның гаиләләре белән эшләү өчен районда махсус штат булдырылган. Әлеге вазыйфаны Ландыш Бариева башкара. Борчыган сораулар белән һәркем турыдан-туры аңа мөрәҗәгать итә ала.
Чара барышыныда күп мәсьәләләрне чишү юлларын эзләделәр. Район башлыгы исә җитәкчеләрне һәр мөрәҗәгатьне язып алып, аларга кулдан килгәнчә ярдәм кулы сузуны оештыру бурычын куйды.
Регеина Сәләхова, Ләлә Зәйнуллина, Марат Саррахов. Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.