Хиҗри календарь буенча — Рәҗәб ае. Нәкъ шул айда мөселманнар өчен аерым әһәмияткә ия көн Миграҗ кичәсе. Апанай мәчетендә узган дини мәҗлестән Мөршидә Җиһан репортажы.
«Намаз — мөэминнең мигъраҗы», — дип әйтелгән бер хәдистә. Апанай мәчетендә үткәрелгән Миграҗ кичәсе дә ястү намазыннан башланды. Биш вакыт намаз уку шушы кичәдә фарыз кылынган.
Кичә барышында шәкертләргә шаһадәтнамәләр дә тапшырылды. Мәчет каршында кешеләрне соңгы юлга озату һәм башка дини белемнәр алу курслары эшли.
Мәхәллә халкын Миграҗ кичәсе белән котлаган Равил хәзрәт Зөфәров аның дәвамлы булуын искәртте.
Мигъраҗ кичәсенең асылын аңлаткан вәгазьләрдән тыш бәетләр, мөнәҗәтләр дә әйтелде. Шунысы да игътибарга лаек мәчетнең даими “Апанай апалары” дип исемләнгән фольклор төркеме бар.
Мигъраҗ кичәсендә тәкъдим ителгән «Китаб әт-тәрбия» хезмәте аерым игътибарга лаек. Мәгълүм булганча ул — татар мәгърифәтчесе, тел галиме, язучы, тарихчы, этнограф Каюм Насыйри китабы. Аны яңа басма буларак Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәгендә Әхмәт хәзрәт Сабиров әзерләгән.
Әлеге китап Татарстан Диния Нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы уңаеннан нәшер ителгән. Мигъраҗ кичәсендә катнашучылар өчен ул иң зур бүләк булды.
Мөршидә Җиһан, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.