Казанда Татарстан муниципаль район башлыкларының Россия Президенты вазыйфасына кандидат Владимир Путинның ышанычлы вәкиле Ирина Гусева белән очрашу узды. Чара дәүләт башлыгының төбәк сайлау штабында үтте.
Ирина Гусева билгеләп үткәнчә, хәзер илдә территорияләрне үстерү эше яңадан җайга салына. Әгәр элек хакимият эшләрне үз белдеге башкарган булса, хәзер халык бу участокта ни буласын үзе хәл итә. Татарстаннан өйрәнәсе әйберләр бар – биредә халык таләп иткән ггамәлләрнең сыйфаты һәм саны арта. Бүген кешеләр мөмкинлекләрнең киңәюенә һәм уңайлылыкларның артуына игътибар бирәләр.