Февралнең уртасы да җитеп килә. Республикада рекордлы күләмдә кар явуы, һәрбер кешегә кагыла торган проблемага әверелде. Синоптиклар моның сәбәбе – әлеге генә китеән өиклон урынына икенчесе керү белән аңлата. «Ольга»- үзәк Россия территориясендә әле бу атна ахырына кадәр дәвам итәргә җыена. Синоптиклар сүзләренчә, мондый күләмдә кар яву февральнең айлык нормасын үти. Бик күп явым-төшемнәргә кискен суыту да өстәлде. Алдагы көннәрдә һава температурасы төнлә минус 20гә кадәр төшә.
Бүген кар, урыны белән буран, көндез һава температурасы 15 градус салкын, , юлларда бозлавык, кар көртләре. Дәүләт автоинспекциясе татарстанлыларга юлларда саклык чараларын үтәргә киңәш итә.