Үзебезнең яңалыклар чыгарылышларныда без махсус хәрби операциядә катнашучыларга республика тарафыннан төрле яклап гуманитар ярдәм китүе турында сөйлибез һәм күрсәтебез. Район –авыллар бу игелекле эштә аеруча актив. Әйтик, Буа ветеринария техникумы студентлары да дәресләрдән соң маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре ясый. Әлеге эшнең барышын Буадагы хәбәрчебез Рөстәми Әхмәдуллин да күреп кайтты.
Ветеринария техникумы диварларында махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм әзерләү бервакытта да туктап тормады. Студентлар СВОга кулдан ясалган мичләр дә, башка әйберләр дә озаттылар. Хәзер җиң сыганып маскировкалау челтәрләре үрәләр. Дүртенче курстан Рөстәм Гомәров бу эшкә аеруча теләп кушыла. Чөнки бертуган абыйсы бүген махсус хәрби опреация зонасында хезмәт итә.
Студентлар штабының җитәкчесе Фирая Юнысова әйтүенчә, яшьләр кулы белән булдырылган әлеге ярдәмне гуманитар ярдәм җыю штабына илтәчәкләр.Студентлар кыска гына вакыт эчендә өч маскировкалау челтәре, йөзләгән окоп шәме әзерлгәннәр.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары.