Танылган журналист Риман Гыйлемхановның Арчада 75 яшькә багышланган юбилей кичәсе булып узды. Риман Солтан улы халкыбыз өчен милли матбугатта 50 елдан артык, ә телевидиениеда 20 ел хезмәт куйган. Түгәрәк санны бергә каршыларга юбилярның иҗатташлары, дуслары һәм якташлары Арча сәнгать мәктәбенә җыелды. Тамашачыларга биредә кызыклы мәзәкләр һәм моңлы җырлар тулы бай программа әзерләнгән. Арчада хәбәрчебез Миләүшә Мусина да булып кайтты.
“Гомер җыр була ала ул, таба алсаң үз көең”. Риман абый Гыйлемханов үз көен журналистикада тапкан һәм инде күп еллар гәҗит укучыларын мәгънәле мәкаләләре белән сөендереп тора.
Бәйрәм бүләксез булмый. Кичәдә Арча районы башлыгы, Татмедиа агентлыгы җитәкчелеге, дәүләт телевидениесы, Ватаным Татарстан гәҗите мөхәррирләре һәм Субаш атыннан якташлары бүләкләр тапшырды. Татарстан язучылар берлеге, традицияне бозмыйча, шамаил бүләк итте.
Иҗатка орлык гаиләдә салына. Риман Гыйлемхановның әти-әнисе иҗатка гашыйк булган, гаиләдәге 5 бала да гармунда өздерә. Сәхнәдә гармун сыздырганда Риман абый биеп китә алмавына сукранып куйды, аяклары авыртканга таякка таянып йөри.
Дәүләт телевидениесында эшләгәндә Риман әфәнденең күп кенә милли тапшырулары дөнья күргән.
Тарихи мизгелләр. Риман абый, Алмаз Хәмзин һәм Әсхәт Хисмәт сәхнәдә Арча көен җырлап күрсәтте.
Алмаз абый Хәмзинне беренче тапкыр сәхнәгә чыгаручы да Риман Гыйлемханов икән, аларның ныклы дуслыгы күпләргә үрнәк булып тора.
Шагыйрь Зиннур Мансуров Риман Гыйлемханов белән студент елларыннан бирле дус икән, аңа ышансаң, Риман абыйны аннан да яхшырак белүче юк.
Мондый җылы кичәләргә тамашачылар сусаганы күренеп тора, әмма Риман абыйның башта юбилеен уздырасы килмәгән булган икән.
Риман Гыйлемхановның әнисе Дания ханымның шәҗәрәсе турыдан-туры Тукай нәселенә барып тоташа. Тукайга кагылышлы хатирәләр эзләп Кытайга кадәр үз машинасында 20 мең чакрым юл узып, сәяхәтнамә дә язган ул.
Миләүшә Мусина, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.