Хәерле иртэ! Эфирда “ Авыл сулышы” сәхифәсе, сезнең белән мин, Динә Нәҗметдинова. Узган атнада без Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киңәйтелгән коллегиясе турында сөйләгән идек, бүген исә «ТатАгроЭкспо»да узган 6 нчы махсуслаштырылган күргәзмәнең нәтиҗәләре белән якынрак таныштырып узарбыз. Быел биредә Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 250 дән артык компания үз казанышларын тәкъдим итте.
Күргәзмәдәге бай экспозиция белән якыннанрак танышу барышында авыл хуҗалыгы өчен заманча техникага, агрохимикатларга һәм ашламаларга котлык юк дигән нәтиҗә ясалды. Биредә дустанә илләрдән килгән авыл хуҗалыгы агрегатлары да, безнең эшләнмәләр дә бар иде. Мәсәлән, Татарстанда җитештерелгән чәчү комплексларына ихтыяҗ бүген бөтен Россиядә дә зур.
Башка киштәләргә күз салсак, биредә агрохимикатлар, ашламалар тәкдим ителгән, аерым игтибарны үзмәшгуль һәм фермерлар күргәзмәсе җәлеп итә, биредә сыр, колбаса, тәм-томнар һәм үзенчәлекле эшләнмәләр бар. Берәүләр виноград сөягеннән хәләл һәм бик файдалы эчемлек җитештерә
Коллегия утырышында исә игенчелек, терлекчелек сыйфаты һәм техниканы чәчүгә әзерләү турында тәфсилле сөйләшү булды.
Шулай ук коллегия утырышында хайваннар өчен куркынычсыз һәм нәтиҗәле вакциналар, препаратлар җитештерү турында да аерыс сүз булды. Әлеге тема Россельхозүзәгенең контролендә тора. Яшерен –батырын түгел, узган ел Лениногорск шәһәрендә кошчылык фабрикасында кош авыруы табылды һәм Әтнә районында биш мең ярым баш мөгезле эре терлек юк ителгән иде.
Республика Рәисе ассызыклаганча, без хайваннар авыруын булдырмаска тиеш.
Коллегия азагында иң яхшы механизаторларга, агрономнарга, машина белән сыер саву операторларына лаеклы бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
Казан дәүләт аграр университеты студентлары хәзер Белоруссия техникасы белән якыннанрак таныша алачак. Югары уку йортында «Гомсельмаш» уку аудиториясе ачылды. Укулар техника белән җентекләп танышуны үз эченә алачак.
Казан аграр университеты һәм завод җитәкчеләре рәсми рәвештә хезмәттәшлек итү турындагы килешүне имзаладылар. Җәй көне студентлар белорус комбайннарында эшләп карый алачак. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да әлеге яңалыкны хуплады.