Махсус хәрби операция башланганнан бирле, Республика халкы бердәм булып анда катнашучы хәрбиләргә ярдәм итә. Гуманитар ярдәм җыюның тукталганы да юк, бу эштә район –авыллар бик актив. Актаныш районында бу эшкә олысы да — кечесе дә кушылган.
Яшьлек яшьләр үзәгендәге гуманитар ярдәм җыю пункты буген кырмыска өемен хәтерләтә. Теләге һәм вакыты булган һәркем бирегә килеп гуманитар ярдәм туплауда булыша. Форпост яшьләр берләшмәсе дә әлеге эшчәнлектән читтә калмаган.
Әлеге эшчәнлектә зур теләк белән катнашабыз ди Вильдан Шәрипҗанов. 9 нчы сыйныф укучысы «Форпост» берләшмәсенә кушылган. Мондый игелекле эшләр күңелебезгә рәхәтлек бирә ди.
Вильданның сүзләрен Сөләйман Хәсәнов та куәтли. Иң мөһиме әлеге ярдәмнәр махсус хәрби операция зонасында булган абыйларга барып җитсен ди ул.
Яшьлек яшьләр үзәгендә гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Тагын берничә көннән кирәк — яраклар тутырылган машиналар юлга кузгала.
Регина Сәләхова, Марат Саррахов, Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.