Тапкырлыкта, җитезлектә көч сынаштылар. Түбән Камада 13 нче тапкыр гаилә спартакиадасы узды. Матур гадәт буенча, аны гыйнварның соңгы шимбәсендә үткәрәрләр. 2024 ел гаилә елы дип игълан ителде. Шуңа да бу чара быел киң колачлап билгеләп үтелде. Командалар күрше шәһәр һәм районнардан да киләләр. Ә ярыш программасы төрле эстафеталарны үз эченә алды.
Кем тизрәк кер юа, әйберләрне киптерергә элә…. Эстафеталар бер-берсеннән үзенчәлекле. Гаилә спартакиадасында биремнәр көнкүреш эшләр белән бәйле.
Әлеге биремдә һәр гаилә йорт төзергә тиеш. Җиңү өчен тизлек кенә җитми. Барысын да уйлап эшләргә кирәк.
Юнысовлар гаиләсе Менделеевск шәһәреннән килгән. Алар пионер булып киенгәннәр. Җиңү өчен бер-береңә ярдәм итү, аңлау кирәк, ди гаилә башлыгы.
Түбән Камада гаилә спартакиадасы 13 нче тапкыр үткәрелә. Матур гадәт буенча, аны гыйнварның соңгы шимбәсендә оештырылар. Гаилә елында әлеге чара киң колач ала.
Җиңүчеләргә килгәндә, Мамадыштан килгән кунаклар беренчелекне яулый. Түбән Кама командалары икенче һәм өченче урынга чыга.
Гөлия Нигматуллина, Рафаэль Ракыйпов, Татарстан яңалыклары, Түбән Кама.