Маскировка челтәрләре үрү, оекбашлар бәйләү, окоп шәмнәре ясау. Изге эшкә өлкәннәр белән беррәтән балалар да кушыла. Түбән Кама районы халкы да күңел җылысын салып, алгы сызыкта булган хәрбиләргә ярдәм итә. Теманы Түбән Камадагы хәбәрчебез Альбина Вәлиева дәвам итә.
Берәүләр камыр баса, икенчеләре киптереп тора, кисүчеләре дә тиз эшли. 42 нче балалар бакчасы хезмәткәрләре хәрбиләргә токмач әзерлиләр. Монда һәркем йөрәк кушуы буенча килә. Алгы сызыктагы солдатлар токмач ашын аеруча сагыналар — туган як җылысы кергән ризык аларны сөендерсен, дигән теләктә коллектив.
Хатын-кызлар күңел җылысын кушып токмач кисәләр. Хәрбиләр өчен 50 тартма әзерләргә планлаштыралар – бердәм булганда, эш җиңел бара, ди алар.
Коллектив солдатларга кулларыннан килгәнче ярдәм итә. “Түбән Кама геройларына җылылык бүләк итик” акциясендә катнашалар, окоп шәмнәре ясар өчен банкалар җыялар. Әйтергә кирәк, 42 нче балалар бакчасына махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең дүрт баласы йөри. Әлеге гаиләләргә төрле яклап ярдәм күрсәтелә. Теләкләре бер – хәрбиләр туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсын.
Альбина Валеева, Рафаэль Ракипов, Татартсан яңалыклары, Түбән Кама.