Бал кортлары кышын нишли? Җәй көне чәчәктән чәчәккә кунып бал җыючы бөҗәкләргә салкын фасылда да тиешле карау кирәк. Бал кортларының үзенчәлеге- алар кыш көнне дә, җәй көнне дә уяу, кышкы йокыга талмый. Буа районынынң Карлы авылында 25 елдан артык умартачылык белән шөгелләнүче Илдар Галимов аларга кышлау өчен, махсус урын да ясаган.
Менә алар кырыйларына пенопласт куелган, өстенә чүпрәк мендәрләр ябылган ояларда кышлыйлар. Йокы хәлендәге бөҗәкләр борчыганны да бик яратмыйлар. Умартачылык белән ныклап шөгыльләнүче Галимовлар бал кортларына кышлау өчен махсус бина ясаганнар. Анда ояларны тезеп куйганнар. Кирпеч өй иркен һәм коры, бар җире томаланган, анда тиешле температура торсын, диләр.
Галимовларда бүген 37 баш умарта. Икеләтә күбрәк булганы да бар. туган авылга кайтып төпләнгәч кызык өчен генә ике оядан башлаган эшләре шулай үрчи. Өч елдан өч елга нәсел алмаштыралар. Хуҗа барлык тоту шартларын китерү өстенә кортларны профилактик дәваласаң, дөрес ашатсаң, алар үлми һәм күп бал бирә, дип бара.
Аңлашылганча, умартачының эше ел әйләнәсе бетми. Яз җиткәч, мәшәкать тагын да арта. Кортларны тагын бер кат тукландырасы, ачык һавага чыгарга күндерәсе, кыш чыккан ояларны бернинди химия кулланмыйча яхшылап чистартасы.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары.