Заманча техниканың берәр детале эштән чыкса, Вахит авылында Ринат янына йөгерәләр.
Киләсе видеоязмабыз Кукмара раойнының Вахитов авылында гомер итүче, менә инде 30 елдн артык тимерче булып эшләүче Ринат Габидуллин турында. Тимерче -иң борынгы, катлаулы һәм күпкырлы һөнәрләрнең берсе. Әлеге эшнең үзенчәлекләре турында Кукмарадыгы хәбәрчебез Миләүшә Хаҗиева язмасында.
Тимерче – иң борынгы һөнәрләрнең берсеннән санала. Чөнки элек-электән алар һәрбер авылның диярлек иң хөрмәтле кешеләреннән саналганнар. Вахит авлында гомер итүче Ринат Габидуллин да 30 ел гомерен тимерче һөнәренә багышлаган.
Тимерче сүзләре буенча, хәтта хуҗалыкта кулланыла торган техниканың иң кечкенә җайланмасын ясар өчен дә күп вакыт һәм физик көч таләп ителә.
Бүгенге көндә машина-трактор парклары заманча техникалар белән баетыла. Ә чит ил техникасының детальләрен табу хәзер авыр. Шуңа күрә, заказ кайтканны озак көтмәс өчен, Ринат Габидуллин агрегатларны ремонтларга һәм детальләрне дә үзе ясарга тырыша. Аның сүзләренчә, тимерче һөнәре бүгенге көндә бик сирәк очраса да, ул үзенең актуальлеген киләчәктә югалтмаячак.
Миләүшә Хаҗиева, Марат Сабирҗанов Татарстан яңалыклары, Кукмара районы.