Февраль ае халкыбызга күп кенә күренекле шәхесләрне бүләк иткән ай. Алар арасында: Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Вафирә Гыйззатуллина, СССРның халык артитсы Фоад Халитов. Ә тиздән ягъни 15 нче февралдә, Татарстанның халык артисты. Бөек Ватан сугышында катнашкан кабатланмас тавыш иясе Габдулла Рәхимкулов туган. Татар халкының күренекле шәхесләренә багышланган сәхифәнең чираттагысы да, нәкъ менә аңа багышлана. Габдулла Рәхимкулов иҗаты һәм тормышы белән тулырак, татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, профессор, академик Искәндәр Гыйләҗев таныштыра.