Татарстанда 2024 елның гыйнвар аенда ташламалы ипотекага гаризалар саны бер елга күчереп исәпләгәндә 28,7 процентка арткан. Мондый кредитка ихтыяҗ буенча алдынгы төбәкләргә шулай ук Свердловск (+10,8 процент) һәм Төмән (+10,5 процент) өлкәләре дә кергән. «ДОМ.РФ» статистикасында шундый мәгълүматлар китерелә, дип яза РБК.
Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Краснодар краенда исә ташламалы ипотекага сорау кимегән. Әйтик, РФ башкаласында ул – 36,2 процентка (гыйнварда 7,97 мең гариза), «мәдәни башкалада» — 28,9 процентка, Краснодар краенда 16,6 процентка азайган. Түбән Новгород (-15,7 процент), Воронеж (-6,3 процент) һәм Чиләбе (-2,3 процент) өлкәләрендә дә ихтыяҗның кимүе теркәлгән.
Шулай да тулаем алганда ил буенча 8 процентлы ташламалы ипотекага гаризалар саны гыйнвар аенда бер елга күчереп исәпләгәндә 7 процентка арткан.