Казан Кремлендә “Зәңгәр күлләр” (“Голубые озера”) аеруча саклаулы табигать территориясен үстерү план-концепциясе тәкъдим ителде. Очрашуда Татарстан Республикасының биологик чыганаклар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты һәм республиканың экология һәм табигый чыганаклар министрлыгының вәкилләре катнашты. Зәңгәр күлләр территориясе 2 мең гектарга якын мәйданны били. Ул 1994 елда оештырылган “Зәңгәр күлләр” заказнигын, Семиозерский урманын һәм Казану елгасын берләштерә.
Зәңгәр күлләрдә суның температурасы җәен һәм кышын 6-8 градус чикләрендә тора. Шулай ук очрашуда Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина белдергәнчә, федераль һәм төбәк финанс чыганакларына “Зәңгәр күлләр”дә узган елда 76 миллион сум төзекләндерү үткәрелде. 2024-2025 елларда тагын 295 миллион сум тотыла.
“Зәңгәр күлләр” экология туристлык территориясен 2025 елга төзекләндереп чыгу ниятләнелә.
Эчке территориягә автомобильләр кертелмәячәк, заказник чигендә 3 урында парковка ясала. Казансу ярында көймәләр прокаты булдырыла, Зәңгәр күлләрдә 5 урында суга чумып чыгу мәйданчыгы җиһазландырыла. Санитар зона читтәрәк була, туклану мәйданчыгында күчмә кафелар эшләячәк. “Зәңгәр күлләр” территориясенә керү бушлай.