1 февральдән 40тан артык төрле түләү һәм пособие индексацияләнәчәк. Бу айлык акчалата түләүләр, мәҗбүри социаль страхование, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр, ана капиталы күләме дә арта.
Ана капиталы беренче балага 630 мең сум, 833 мең — икенче балага. Бу акчаларны еш кына татарстанлылар торак шартларын яхшыртуга, балаларны укытуга, ата-аналарның тупланма пенсияләрен формалаштыруга һәм айлык түләүләргә тота.
Шулай ук инвалид, Бөек Ватан сугышы ветераны, хәрби хәрәкәтләр ветераны, Россия Герое, Хезмәт Герое һәм башка гражданнарга түләүләр артуы да каралган.