2023 нче ел Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен чын мәгънәсендә сынау елы булды. Сәбәбе – явым-төшемнең аз булуы, продукциянең һәм кредитларның кыйммәтләнүе.
Әлеге һәм башка сораулар коллегия утырышында җентекләп каралды. Биредә игътибарны аеруча чит илдә һәм үзебездә җитештерелгән техника җәлеп итә. Аеруча Мөслим районында җитештерелгән чәчү техникасына бөтен Россиядә ихтыяҗ зур. Мисал итеп алганда, менә бу ике редуктор, берсе чит илнеке, икенчесе үзебездә, Татарстанда җитештерелгән, ләкин аермасы юк.
Башка киштәләрдә кунаклар өчен – агрохимикатлар, ашламалар, үзешчән фермерлар күргәзмәсе тәкдим ителгән. Бүген кече хуҗалыклар өлешенә барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы диярлек туры килә. Биредә алексеевскилылар өлгерде.