Халкыбыз гомер буена изге эшләр кылган, матур гамәлләр башкарган. Казанда эшләп килүче «Игелекле эш» хәйрия фонды тарафыннан махсус хәрби операция зонасында урнашкан госпитальгә гуманитар ярдәм китә. Тулырак Ләлә Зәйнуллина сюжетында.
Казанның «Игелекле эш» хәйрия фонды махсус хәрби операция башланганнан алып хәрбиләрнең гаиләләренә, әти-әниләренә төрле яклап ярдәм чаралары оештыра. Хәзер алар хәрби операция зонасындагы авыр яраланган сугышчылар өчен медицина ярдәме күрсәтү өчен җиһазлар, медикоментлар туплаган.
Бүген әлеге фонд тарафыннан хәрби госпитальгә гуманитар ярдәм китә. Алар авыр яраланган сугышчылар өчен аеруча мөһим дарулар, инвалид коляскалары, гомумән көндәлек кирәк яраклар озата. Ярдәм итүчеләр арасында республиканың әйдәп баручы җитештерү оешмалары, аерым кешеләр бар.
Изгелек ул һәркемнең күңелендә. Кем ничек булыша ала шулай ярдәм итә. Мобилизация башлануга әлеге эшкә сәнгать әһелләре, артистлар хәйрия концертлары оештырып кушылды.
Яраланган солдатларга татарстанлылар медицина кирәк-яраклары белән беррәттән күңел җылысы өләшүче хатлар да юллый.
Әлеге ярдәм сугышчыларның яраларын дәвалау белән беррәттән кәефен күтәрер, җаннарын җылытыр. Оешма волонтерлары, хәйриячеләр башкарган хезмәт егетләребезгә тернәкләнеп, туган як җылысын тоярга насыйп итсен. Яралыларга ярдәмгә итәргә теләгән һәркем кушыла ала. Әлеге фонд Казан шәһәре Профсоюз урамы 42 йорт 105 нче офис адресы буенча урнашкан.
Ләлә Зәйнуллина, Искәндәр Төмәнов. Татарстан яңалыклары.