Махсус хәрби операциягә багышланган беренче музей Алабуга шәһәрендә ачылды. Ул махсус хәрби операция батырларына багышланган.
Монда орден һәм медальләр, фотолар, документлар күрергә була. Алар барысы да Алабугадагы хәрбиләр тарафыннан тапшырылган. Музейны оештыру инициаторы Роман Епанешников. Ул «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» Алабуга җирле бүлекчәсе җитәкчесе һәм беренче көннәрдән махсус хәрби операция хәрби хезмәткәрләре өчен гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнә.
Ярты ел эчендә 50дән артык экспонат җыелган. Күп кенә экспонатлар хәрби хезмәткәрләрнең шәхси әйберләре. Менә бу мини камера билгеле бер позициядән видеоязма алып барган. Хәрбиләр аның белән көч сынашкан. Шулай ук монда гуманитар пунктлар җитештерә торган әйберләр куелган. Окоп шәмнәре, буржуй-мичләр. Һәлак булган хәрбиләрнең фотосурәтләре стенды бар.
Кунаклар арасында Максим Әхмәтов та бар иде. Ул хәрби хәрәкәтләр ветераны. Беренче көннән үк махсус хәрби операциядә катнаша. Бүген ул яшь буынга хәрби техника күнекмәләрен өйрәтә.
Музей барлык теләүчеләр өчен дә ачык. Ул Нефтьчеләр урамы, 35нче йорт адресы буенча урнашкан.
Ләлә Зәйнуллина, А. Хуҗина, А. Шәйгаллямов, Татарстан яңалыклары, Алабуга.