Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров Министрлыкның киңәйтелгән йомгаклау коллегиясендә белдерде. Явым-төшем кытлыгы, сәнәгать товарларына һәм төзелеш материалларга бәяләр арту, кредитларның кыйммәтләнүе.
Һәм болар барысы да продукциягә сатып алу бәяләрен киметкәндә. Республика Рәисе башта министр Татагроэкспо күргәзмәсендә булдылар.Анда үзебезнең һәм чит ил комбайннары, чәчү комплекслары, шул исәптән Татарстанныкы да тәкъдим ителгән. Зур күләмдә — терлекчелек һәм үсемлекчелек продукциясе. Аерым стендларны республика фермерлары һәм үзмәшгүлләр тәкъдим итте. Коллегия утырышында елга нәтиҗәләр ясалды. Авыл хуҗалыгы продукциясе бәяләре, ягулык-майлау материаллары, запас частьләр һәм минераль ашламалар белән тәэмин итү, тармакны цифрлаштыру турында сөйләделәр.