Әлмәт татар дәүләт драма театры Казанга гастрольләр белән килә. 18 нче һәм 19 февраль көннәрендә «Ул әле өйләнмәгән иде » һәм «Ат карагы» спектакльләре Казан тамашачысына тәкьдим ителә. «Ул әле өйләнмәгән иде» спектакле Казанда инде өченче тапкыр күрсәтелә.
Ике спектакльне дә режиссер Айдар Җаббаров сәхнәләштерде. Ике спектакль дә Әлмәт театрында зур уңыш белән барды.