Апас районы Шыгай авылы егете Рәис Гыйламов бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша. Ул бирегә килешү нигезендә киткән. Рәис кылган батырлыклары өчен ике тапкыр Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Шулай ук “Батырлык өчен”, “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре дә бар. Шушы көннәрдә Апастагы иҗат төркеме аның әти-әнисе белән очрашып кайтты.
Шыгай авылы егете Рәис Гыйламов — сабыр холыклы Равил әфәнде һәм мөлаем, нурлы йөзле Рузалия ханымның кыю, батыр уллары. Бу гаилә белән аралаша башлагач, иң элек алар улларының бала-чагын, хыялларын искә төшерде.
Равил әфәнде дә Рузалия ханым да гомер буе фермада эшли. Шуңа күрә, өйдәге бөтен хезмәт диярлек балалар өстендә була. Алар кечкенәдән эшләп, бер-берсенә ярдәм итеп үсәләр. Уллары Рәиснең сабырлыгы, юашлыгы, ярдәмчеллеге, әнисенә охшаса, кыюлыгы, батырлыгы әтисе ягыннан килгән. Ул кечкенәдән көрәш белән мавыга. Түгәрәккә йөрер өчен, 6 нчы классны тәмамлагач, район үзәгенә килеп укый. Бәйгеләрдә катнашып, һәрвакыт беренче урыннарны ала.
Рәис Гыйламов районның һөнәр училищесында укыганда армия сафларына китә. Аннан кайткач та, хәрби киемен салмый. Килешү төзи. Якыннары әйтүенчә, ул 28 ноктада була. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша.
Рәис — “Батырлык өчен”, “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре иясе. Кылган батырлыклары өчен ике тапкыр Батырлык ордены белән дә бүләкләнгән.
Бүгенге көндә әти-әнисе Рәис өчен һәрчак догада, изге теләктә, шул ук вакытта горурлык хисләре дә кичереп яши. Хәлләрен белеп, ярдәм итеп торучыларга олы рәхмәтләрен дә ирештерәләр.
Гөлназ Вәлиева, Гадиль Галеев, Татарстан яңалыклары, Апас районы.