Төньяк башкалада Ленинградны фашистлар блокадасыннан азат итүнең 80 еллыгын билгеләп үттеләр. Бу датага Россия Президенты Владимир Путин катнашында митинг-реквий багышланды. Истәлекле чаралар сериясе уңаеннан Пискарев мемориаль зиратында «Ана-Ватан» монументына чәчәкләр салу тантанасы узды. Һәлак булган яклаучыларны искә алырга Санкт-Петербургка илнең барлык җитәкчелеге, шулай ук регионнардан делегацияләр килгән иде. Анда Татарстаннан парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Республикада миграция сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халыклары дуслыгы йортында түгәрәк өстәл утырышында фикер алышты. Парламент Рәисе шулай ук Вахитов районының 50 еллыгы уңаеннан уздырылган тантаналарда да катнашты. Дәүләт Советы депутатлары «Татарстан — казанышлар республикасы» масштаблы автобус марафоны кысаларында шәһәрләр һәм районнарга килүләрен дәвам иттеләр һәм үзләренең сайлау округларында эшләделәр.