Шушы көннәрдә генә Казанның “Чулпан” мәдәният үзәгендә “Тәртип” радиосының «КАБАТЛАНМАС МОҢНАР» проектының чираттагы концерты булып узды. Тулырак үз хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов видеоязмасында.
Исеменнән үк күренгәнчә, әлеге концертта тамашачылар яратып өлгергән, кушылып җырларлык, кабатланмас җырлар яңгырады.
Әйе, бу гади тамаша гына түгел. “Кабатланмас моңнар” концертының беренчел максаты — милли мирасыбыз булган җыр-моңнарыбызны оныттырмау булса, икенчедән, буыннар чылбырын өзмәүдә гаять зур күләмдә эш алып баручы радио булудадыр.
«Халык җырлары ата-бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале мирастыр… Халык җырлары халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер» Бөек шагыйребез Габдулла Тукай яшәгән һәм иҗат иткән чор бездән ераклаша барган саен, татар халык милли мирасының бөеклеген һәм күпкырлылыгын ныграк тоябыз.
Концертта халкыбызның күренекле артистлары белән беррәттән, яшь буын җырчылары да катнашты «Мирас» балалар бию ансамбле һәм “Сайдар” баянчылар төркеме чыгышы да тамашачылар күңеленә хуш килде.
Фәннур Хәсәнов, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.