Буа районында кыргый хайваннар исәбен алу буенча кышкы маршрут старт алды. Җәнлекләрне саныйлар. Буа районында кыргый хайваннар исәбен алу буенча кышкы маршрут старт алды. Әлеге эш аларның кар өстендә калдырган эзләрен санап башкарыла. Буа районында барлыгы 33 маршрут гамәлдә. Тояклар һәм койрыклар исәбен белү ни өчен кирәк, хәбәрчебез белеште.
Стажлы аучы Алексей Николаев кышкы чорда, гаджетлар белән коралланып, урманга бара. Җәнлекләрне кышкы исәпкә алуда катнаша. Бу җиңел эш түгел, күзләрнең үткен булуы сорала, шулай ук маршрутның озынлыгын билгеләү өчен навигатор кирәк була. Аучы снегоходта урыннан урынга күчеп йөри, ә үтә алмаслык урыннарга чаңгыларда бара.
Урман хайваннары санын алу ике этапта алып барыла. Беренче көнне белгечләр кардагы барлык эзләрне, сукмакларны себерәләр. Икенче көнне яңа салынган эзләрне теркиләр. Һәр маршрутның озынлыгы 5тән 15 километрга кадәр. Быел көчле бураннар исәпкә алучылар эшен азрак катлауландырды. Мршрутларны узу өчен күбрәк вакыт таләп ителә.
Кыргый хайваннарның исәбенә чыкканнан соң ау сезоны башлана. Атуга квота исәпкә алу йомгакларыннан чыгып билгеләнә.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары.