Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры экскурсиягә чакыра. Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен Пушкин картасы ярдәмендә уздырыла. Яшүсмерләр театр музее, тамаша залы, театр цехлары белән таныша ала.
Галиәсгар Камал театрында “Сәфәр” спектакле. Җитмеш яшьлек карт Сәфәргали татар авылы Черкиледән башкорт Актауына кадәр ни сәбәпле сәфәргә чыгарга тели? Актауга кадәр барып җитәрме? Озак еллар Сәфәргали ни сәбәпле бертуган абыйсы белән очрашмый торган? Әлеге сорауларга җавапны спектакльне карап белерсез.
Рәссам Луиза Фәсхетдинованың «Гөлханә/Чәчәкләр йорты» дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды. Биредә чигелгән намазлык, шамаиль, дини картиналар, Коръән өчен тышлыклар тәкъдим ителгән. Күргәзмә 11 февральга кадәр дәвам итә.
Әлмәт татар дәүләт драма театрына рәхим итегез. 2 нче февраль көнне “Киңәш кирәк” спектакле булуы көтелә. 18:00
Чаллы татар дәүләт драма театрында “ Җаның ниләр тели” спектакле. Авылда көннән-көн йортлар сирәгәя, урамнар кими. Тиздән бу урында завод төзеләчәк. Кирәк-яракны алып китәр өчен нибары ике атна вакыт калган. Әйберләрне алып та китәрсең, тик менә иң мөһиме – үткәннәрне генә үзең белән ияртеп булмый.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры, 3 нче февраль 18:00
Музейлар турында тулырак. Габдулла Тукай музеена рэхим итегез. Музей 1986 нчы елда ишекләрен ача. Казанның Иске Татар бистәсенең иң матур биналарының берсендә урнашкан. Экспозиция Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдыра. https://g-tukay.tatmuseum.ru/literaturnyjj-muzejj-gabdully-tukaya/
20 нче гасырның күренекле татар рәссамы Әмир Мәҗитов исемендәге музейга чакырабыз. Музей 2005нче елда ишекләрен ача, биредә Татарстан, Ярославль һәм Крым пейзажлары, портретлар, натюрмортлар тәкъдим ителгән.