17 нче февралдән Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре, Сайлау турында мәгълүмат бирү өчен, Татарстанда фатирларга йөри башлый. Әлеге масштаблы эш 7 нче мартка кадәр Россиянең бөтен территориясендә сайлаучыларга, шул исәптән махсус мобиль кушымта кулланып, адреслы мәгълүмат һәм хәбәр бирү өчен оештырыла.
Бу очрашулар барышында һәр сайлаучы үзен кызыксындырган сорауларны бирә ала: сайлау участогы кайда урнашкан, ул нинди график буенча эшли, өйдә тавыш бирү өчен нәрсә эшләргә кирәк.