Республикабыз районнарында махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән, даими рәвештә район башлыклары очрашып тора. Шундый очрашуларның берсе, бу көннәрдә Алабуга районында да узды.
Район башлыгы хәрби якташларыннан, хезмәтләренең барышы һәм нинди ярдәм кирәклеге турында сорашты. Хәрбиләр үзләренә һәм аларның гаиләләренә күрсәткән ярдәмнәр өчен район җитәкчелегенә һәм райондашларына рәхмәт белдерде, туган яктан озатылган гуманитар ярдәмнең мөһимлеген ассызыкладылар. Һәм Туган якта рәхәт булса да, без хәрби операция зонасына кирәк, без тынычлыкны саклыйбыз, ди алар.