«Татарстан – казанышлар республикасы» автобус марафоны дәвам итә. Автобус 1 нче мартка кадәр, республиканың 29 районында булып чыгарга тиеш. Бүген ул Чистай районына юл тотты. Ә шушы көннәрдә автобус Алексеевскийда булып китте.
Очрашуның төп темасы — милли проектларны гамәлгә ашыру. 2018 нче елда аларны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән иде. Районның төп үзгәрешләре һәм уңышлары турында фотокүргәзмә аша танышып булды.Алексеевск районында мактанырлык әйберләр бар. Узган елда гына да биредә милли проектлар буенча берничә социаль мөһим төзелде. Биләрдә «Алтын Дага» мәдәни проектка 14 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Олы Алан авылында яңа фелҗдшер акушерлык пункты төзелде. Шулай ук ремонттан соң берничә юл участогы ачылды. Район активы белән Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, Урман хуҗалыгы министрлыгының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм район башлыгы Сергей Демидов аралашты.