Казанга Зыятдиновлар гаиләсе кайтты. Алар Мәскәүдә «Россия» күргәзмә-форумында никахларын рәсмиләштерә. Алар «Россия йөрәге» гаилә учагыннан кабызылган ялкынлы символик лампаданы алып килде. Нәкъ менә бу ут илдә башланып киткән Гаилә елы символы булып тора.
Аэропорттан ук яшь пар “Казан” гаилә үзәгенә, гаилә утын өйләнешәчәк парга тапшыру өчен килә. Киләчәктә әлеге гаилә учагымонда урын алачак, һәм никахлашучылар аннан гаилә учагын кабыза ала, дип белдерде Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина.
Мәскәүдә гаилә учагын кабызу тантанасында Россиянең төрле төбәкләреннән гаиләләр катнашты. Идел буе федераль округына гаилә учагы китерү өчен нәкъ менә безне сайлаулары белән бик горурланабыз — гаилә. «Зыятдиновлар гаиләсе өчен никахны «Россия» форумы-күргәзмәсе мәйданчыгында теркәү — аларның киләчәк язмышын билгеләүче әһәмиятле вакыйга булып тора.
Яшьләр символик лампаны алгач, аларны Татарстанга кайтканда юлда маҗаралар көтә. «Казанга учак белән очуны без гомерлеккә истә калдырдык. Утырту алдыннан өч тапкыр тикшерделәр ди алар. Гаилә учагы өчен махсус урынәзерләнде. Моннан соң һәр пар үз гаилә учагын шуннан кабызып җибәрә ала.
Искәртеп узабыз Россия президенты Владимир Путин 2023нче елның 22нче ноябрендә 2024нче елны Россиядә Гаилә елы дип игълан итү турындагы указга кул куйды.
Алия Галиуллина, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.