Республика раойн-авылларында да инде берничә көн рәттән тоташ яуган кар оемнәрен чистарту эшләре дәвам итә. Өлкән яшьтәге әби-бабайларга район мәктәпләре волонтерлары ярдәмгә килә. Актаныш районында да әлеге эшкә мәктәп укучылары да кушылды.
Егетләрнең көрәкләре артыннан күз иярми. Санаулы минут эчендә ялгыз яшәүче өлкән апаның ишегалдын һәм капка янын кардан арындырды алар. Актанышның икенче урта мәктәбе волонтерлары әлеге игелекле эштә тәүге тапкыр гына катнашмый.
Әлеге эшкә 8 нче һәм 10 нчы сыйныф егетләре җәлеп ителгән. Алар “Игелек” фондының актив волонтерлары, кар чистарту эшенә зур теләк белән кушылган.
Гөлфаиза апа Сәетгалиева бүген ялгызы гына гомер кичерә. 86 яшьтәге авыл өлкәненә социаль хезмәткәр беркетелгән. Волонтерларның һәрвакыт килеп ярдәм итеп торуларын сөенеп кабул итә ул. Узенә күрсәтелгән ярдәмгә күз яшьләре аша рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Регина Салахова. Марат Саррахов, Ләлә Зәйнуллина, Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.