“Таяну ноктасы”. Буа районындагы Кайбыч авылы мәктәбе укучылары госпитальләрдә дәваланучы махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кул таяклары ясый башлаганнар.
Махсус хәрби операөиядә катнашучыларга һәрдаим гуманитар ярдәм әзерләнеп, урынарга җибәрелеп тора. Бу игелекле эшкә балалар да, өлкәннәр дә кушылды. Буа раойнының Кайбыч авылы мәктәбе укучылары да госпитальләрдә дәваланучыларга таяну таяклары ясый.
Әлеге таякларга ихтыяҗ зур, укучылар л аны технология дәресләрдә эшли. Эшнең барышын Буадагы хәбәрчебез Рөстәм Әхмәдуллин да күзәтте.
Кайбыч мәктәбендә технология дәресләренә хәзер иң җаваплы һәм җитди предметка кебек карыйлар. Чөнки әлеге 45 минутта укучылар бүгенге көндә махсус операциядә катнашучылар дәваланучы госпитальләрдә зур ихтыяҗ булган таяну таяклары ясыйлар.
Таяк ясау өчен өрәңге агачлары кулланыла. Алар авылда күп үсә. Кайрысын каерып шомартырга кирәк. Ә астына, шумасын өчен, автомобиль покрышкасыннан түгәрәкләр кисеп урнаштыралыр. Әлеге дәресләрне алып баручы мәктәп директоры Раиф Гарипов укучылардан үлчәмнәрне төгәл алуларын таләп итә.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары.