«Икмәк барысына да баш», «Икмәк – тормышның нигезе» дип ипи турында халык телендә бик күп әйтемнәр, мәкаләләр бар. Чыннан да, икмәк табында иң кадерле, иң кыйммәтле ризыкларның берсе ул. Алдагы видеоязма да Апас икмәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте турында. Узган елда биредә 476 тонна икмәк җитештерелгән. Әлеге оешмада барлыгы 22 кеше хезмәт куя. Ә шушы көннәрдә алар еллык эшчәнлекләренә нәтиҗәләр ясап, киләчәккә максатлар, бурычлар билгеләде.