Республика күләмендә “Тату сыйныф серләре” бәйгесе елда оештырылып килә. Әлеге бәйге мәктәп укучылары һәм ата-аналар катнашында уза. Инде барлык раойоннарда бәйгенең муниципал этабы үтте. Актаныш районында- бердәмлекне раслаучы чарада кем алдынгылыкка иреште ? Бу турыда алдагы язмада.
Республика күләмендә тату сыйныф серләре конкурсы уздырылып килә. Ел саен район мәктәпләреннән командалар үз көчләрен сыный. Быел да сыйныфлар арасында иң- инңнәрне ачыкладылар.
Бәйгедә 23 мәктәптән ата аналар һәм укучылар картнашындагы 23 команда үз көчен сыный. Конкурс нигезләмәсе буенча алар үзләрен берничә юнәлештә ача.
Зур теләк белән катнаштык ди сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия коллективы. Әлеге белем бирү учреждениясенең 6нчы А сыйныфы укучылары тату сыйныф серләрендә мәктәп данын яклый.
Кадет мәктәбе укучылары үзләренең чыгышына патриотизмны өстенлекле юнәлеш итеп алган.
Район үзәге мәктәпләре командаларының чыгышларын жюри баллар ярдәмендә бәяләде. Гомум нәтиҗәләр чыгарылгач конкурсның муниципаль этап җиңүчеләре итеп икенче санлы Актаныш урта мәктәбе командасы билгеләнде.