26 нчы гыйнварда Республика кан үзәгендә «Студентлар көне» дигән донорлык акциясе уза.
Аңа 18 яшьтән өлкәнрәк, 55 килограммнан артык авырлыктагы һәркем кушыла ала. Донорларны иртәңге сәгат 8:00 дән көндезге сәгат 12:00 гә кадәр Җиңү проспекты, 85 йорт адресы буенча кабул итәләр. Әлеге акция «Донорлык атналыгы» һәм Татьяна көне кысаларында волонтер-медиклар һәм КФУның ирекле үзәге студентлары белән берлектә уза.