Шушы көннәрдә “Апуш» балалар театр студиясе «Авыл эте Акбай» дип исемләнгән яңа мюзикл тәкъдим итте. Быел беренче премьераны үз сәхнәләрендә «Чулпан» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче укучылар күрсәтте. Премьераның төп үзенчәлеге – җанлы музыкаль бизәлеш. Яңа спектаклгә укучыларны, студия остазлары – Галиасгар Камал театры артистлары әзерләгән.
“Апуш» балалар театры студиясе өр-яңа мюзикл тәкъдим итте. «Чулпан» мәдәният үзәге сәхнәсендә — «Авыл эте Акбай”. Премьераның төп үзенчәлеге – җанлы музыкаль бизәлеш. Махсус әлеге спектакль өчен «Музафаров-бэнд» дигән төркем дә оешкан. “Апуш” студиясендә 9 дан алып 15 яшькә кадәрге балалар Татарстанның тәҗрибәле педагоглары, артистлары белән актерлык осталыгына, җырларга һәм сәхнә сөйләменә өйрәнә.
Татар драматургы Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» пьесасы — балачак хатирәләребезнең иң матурларыннан. Сәхнәдә өр-яңа Акбай белән Тәмлетамак. Әле мәктәп укучылары гына булсалар да, үзләрен иркен тота, чын актерлар, диерсең.
Авылда яшәгән Акбай белән Тәмлетамак шәһәргә юл тота. Ә сәхнә артында алар өчен борчылып, җан атып торучылар – яраткан остазлары.
Премьераны күрергә күп еллар элек Акбай ролен уйнаган Әсхәт Хисмәт үзе дә килгән.
Остазларның хезмәте һәр детальдә күренә. Костюмнар, сәхнә бизәлеше, грим, ә иң мөһиме – тамашачының күңеленә үтеп керерлек итеп уйнау.
Шулай, Апуш студиясе янәдән яшь тамашачыларга әкият дөньясына, ә олыларга балачакларына сәяхәт ясады.
Миләүшә Гыйльфанова, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.