Хәерле иртә! Эфирда “Мәдәни тормыш” сәхифәсе, сезнең белән мин, Динә Нәҗметдинова. Гыйнварның соңгы атнасында Казан шәҺәрендә һәм Республика районнарында нинди чаралар көтелә? Әйдәгез бергәләп барлыйк.
Галиәсгар Камал театрында “ Көзге кайтаваз” спектакле. Сүз профессор һәм аның гаиләсе турында бара. Геройлар спектакль барышында нинди маҗаралы тарихка юлыгыр? Катнашалар: Фәнис Җиһаншин, Алмаз Гәрәев һәм урта һәм яшь буын артистлары.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры. Кәрим Тинчурин театры “ Синең хакта…” дип исемләнгән концертка чакыра. Тамашачылар Тинчурин театрының яраткан актерлары белән бергә татар җыры һәм музыкасы тарихына чума ала.
27 нче гыйнвар көнне “Шәрык клубында” балалар өчен рәсем ясау буенча остаханә булуы көтелә. Бирегә рәхим итегез.
Кичке дүрттә Кәрим Тинчурин театры үзенең тамашачыларын экскурсиягә чакыра. Тамашачы Театр буенча экскурсия барышында музей, тамаша залы, сәхнә арты серләре белән таныша. Ә инде җиденче яртыда тамашачы игътибары өчен “ Яраттам! Бетте –китте!” спектакле. Җыр-бию белән үрелеп барган әлеге спектакльдә бетеп баручы авыл проблемасы да, мәҗбүри кушылган гореф-гадәт, йола күренешләре дә, сандыкларда гына сакланган халкыбыз тарихы да җитди урын ала. (Үткән юлың данлы, театр…
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Әлмәт татар дәүләт драма театрында “ Кар астында кайнар чишмә ” спектакле. Тәзкирә һәм Әбүзәр өйләнешүләре турында өлкәннәргә язылышкач кына әйтергә карар кыла. Вакыйгага бер көн кала ачылган сер әти-әнине борчуга сала. Дәвамын комедияне карап белерсез.