Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев — бүгенге заманның иң якты сәясәтчеләренең берсе. Ул үзенчәлекле һәм күпкырлы кеше, дип белдерде аны туган көне белән котлап, Россия Премьер-министры Михаил Мишустин.
Шәймиевнең Татарстан үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез, дип ассызыклады ул.
«Төгәл стратегик күзаллау, уникаль тәҗрибә, зирәклек, чыдамлык һәм тәвәккәллек сезгә бүген туган республикагызның чәчәк атуы өчен кирәк булган бар нәрсәне эшләргә ярдәм итә. Зур хәйрия эшчәнлеге, кешеләр иминлеге турында даими кайгырту Татарстан халкында тирән хөрмәт уята», — дип билгеләп үтте Россия Хөкүмәте Рәисе.