Быел грипп, ОРВИ ковид бер үк вакытта килде. Медицинада әлеге өчлекне тридемия дип атыйлар. Гриппның исә А штаммы еш күзәтелә. Халыкта аны дуңгыз гриппы дип тә йөртәләр. Район үзәк дәваханәсендә сезонлы йогышлы авырулар баш күтәргән әлеге чорда пациентлар агымын ничек кабул итәләр? Әлеге чирләрне ничек ачыклыйлар, хәбәрчебез сөйли.
Түбән Наратбаш авылыннан Сәбиха Зәйнуллина декабрьдә үк хәленең начарлануын сизә. Әмма бу халәтенә артык илтифат бирми. Шул рәвешле авыруы көчәеп бик каты итеп йөткерә башлый, температурасы, кан басымы күтәрелә. Хатынны район үзәк дәваханәсенә Ашыгыч ярдәм автомобилендә китерәләр.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә район үзәк дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә 15 кеше дәвалана. Аларның дүртесендә инде расланган коронавирус. Беренче гыйнвардан алып дәваханәгә 82 кеше мөрәҗәгать иткән . Аларның 67се амбулатур дәвалануда.
Тест ясаучы Сергей Егоров сүзләренә караганда, моның өчен авыруның борын куышлыгыннан биоматериал алына һәм 5тән 10 минутка кадәр арада нәтиҗә әзер була. Соңгы вакытта экпресс-тест тапшыручылар арткан.
Сүз уңаеннан, районга олылар өчен грипптан 18570 доза вакцина, балаларга 5552 доза кайткан. Алар барысы да кулланылган. Бу яшәүчеләрнең 73% гриппка каршы иммунлаштырылган, дигән сүз.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары