«Укытучым минем» республика бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Бәйге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылган.
Гран-прига Саба районы Эзмә урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Азалия Мифтахова ия булды. Аңа Татарстан Республикасының 100 еллыгына багышланган энциклопедик басма, «Күренекле шәхесләр» китапчыгы, һәм Татарстан Республикасының дәүләт символлары турында китапчык бүләк ителде. Иң әһәмиятлесе – җәмгыятькә җиңүчеләрнең исемнәрен җиткерү, мәктәпләрнең эшчәнлеген күрсәтү. Алга таба бу проектны югарырак дәрәҗәгә күтәрергә ниятлиләр. Быелгы бәйге җиңүчеләре өчен институтта экскурсия планлаштырылган.