Бүген «Татарстан — казанышлар республикасы» автобусы Биектау районында, ә кичә исә Кукмара районы «Татарстан — казанышлар республикасы» автобус марафоны эстафетасын кабул итте. Башта Татарстанның соңгы 5 елда төп уңышларын сыйдырган фотокүргәзмә күрсәтелде.
Очрашу барышында спикерлар биш ел элек Россия Президенты Владимир Путин башлап җибәргән милли проектларны уңышлы гамәлгә ашыру турында сөйләде. Казанышлар аз түгел. Өстәвенә, республика күп өлкәләрдә илнең башка регионнарын узып китә. Без беренчеләрдән булып иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча масштаблы программаларны гамәлгә ашырдык, фельлдшер акушерлык пункты төзү буенча күләмле программаны эшләтеп җибәрдек, агросәнәгать комплексына бик җитди ярдәм күрсәтелә, фермерлар ел саен дәүләт ярдәме программаларыннан файдалана.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Халыкара кооперация һәм экспорт», «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проектларын гамәлгә ашыру ярдәмендә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә күрсәтелгән ярдәм турында сөйләде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының республика проектлары арасында халык яратып йөргән традицион ярминкәләр.