Татарстанда аз керемле гаиләләр санын киметү буенча төрле проектлар эшли. Шуларның берсе – үз эшен ачып, тормышын уңай якка үзгәртергә теләгән гражданнар өчен «социаль килешү» системасы. Бүгенге көндә районда да әлеге дәүләт ярдәмен уңышлы кулланучылар шактый. Шундыйларның берсе — Яңа Кормаш авылыннан Айназ Галиуллин.
Социаль килешү нигезендә алынган дәүләт ярдәме безнең эшчәнлеккә бик уңай йогынты ясады ди үзмәшгуль Айназ Галиуллин. Иптәш егете Илсур белән 2021 нче елда алар автосервис ача. Бүгенге көндә алар автомобильләргә даими күрсәтелә торган техник күзәтүдән алып, двигатель ремонтына кадәр ясыйлар. Дәүләттән алынган 350 мең сум күләмендәге акчага гидравлик пресс, автомобиль күтәргече һәм башка кирәкле җиһазлар алганнар.
2023 нче елда районда 30 граждан белән шундый килешү төзелгән. Күрсәтелгән ярдәмнең гомуми суммасы 9 милионнан артык. Социаль ярдәм билгеле шартлар буенча аз керемле гаиләләргә, шулай ук кереме яшәү минимумыннан азрак булган кешеләргә бирелә. Төп юнәлешләр: эшкә урнашу, эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару, үзмәшгульлекне булдыру, шәхси ярдәмче хуҗалык оештыру, авыр тормыш хәленнән чыгу.
Социаль килешү нигезендә үз эшен ачарга теләүчеләр социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.Ә социаль яклау бүлеге исә, райондашларны әлеге мөмкинлектән файдаланырга чакырып кала.
Ләлә Зәйнуллина, Альбина Солтанова, Марат Саррахов. Татарстан яңалыклары , Актаныш районы.