Начар һава торышы сәбәпле, М5 һәм М12 трассасында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнгән
Начар һава шартларында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен М5 һәм М12 трассаларында транспорт чараларының барлык төрләре өчен хәрәкәт вакытлыча чикләнде. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Синоптиклар фаразлавынча, якын сәгатьләрдә көчле кар, күз күреме 500 метрга кадәр буран, юлларны кар басу көтелә.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларга ярдәм күрсәтергә әзер. Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга һәм, бик кирәк булмаса, торак пунктлардан читкә китеп йөрмәскә чакыра.