Казанның Яңа татар бистәсе зиратында Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакиров каберләренә чәчәкләр салынды. Рухларына дога кылынды.
Әлфия Авзалова белән Илһам Шакиров гомер буе янәшә иҗат итте. Татар җыр сәнгатенең иң күренекле артистларын искә алу мәрасиме дә бергә узды. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе ел саен җырчыларның якыннары, артистлар, сәхнә ветераннары, дин әһелләрен чакырып каберләрен зиярәт кылуны оештыра.
Тамашачылары өчен Әлфия Афзалова белән Илһам Шакиров булса, бер-берсенә алар «Илһаметдин!», «Әпиләү!» дип дәшкәнен дә искә алды чыгыш ясаучылар.
Җир йөзендә җиде миллион татар халкы бар дип исәпләнсә, шуларның һәрберсендә диярлек булган исемнәр бу. Безнең арадан китсәләр дә, аларның хезмәтләре, исемнәре яшәгәнлеген, күңелдә барлыкларын белгертер өчен, рухына дога кылыр өчен җыелдык. Илһам абыйны — әтиебез, Әлфия апаны — әниебез дип әйтә идек», — диде искә алу мәрасимен алып барган Фердинанд Сәлахов.