Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе республика шәһәрләрендә сайлаучылар көннәрен үткәрә башлаячак. Бу хакта Татарстан цигы рәисе Андрей Кондратьев белдерде. Беренче чара Чистайда узачак. Кондратьев сүзләренчә, Россия президенты сайлаулары буенча сайлау комиссиясе яңа этапка керде. Гыйнвар ахырына кадәр бу постка дәгъвачылар теркәлү өчен документлар бирергә хокуклы. Барлыгы бу вазыйфага 11 кеше дәгъва итә — өч үз-үзен тәкъдим итүче һәм сигез сәяси партия вәкиле.