Шәһәр урамнарын кардан арындыру дәвам итә. Торк-коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр хәтта бәйрәм көннәрендә дә эшләде. Урамнарны кардан чистартуга ни өчен шулай зур игътибар бирелә һәм әлеге йөк кая илтеп бушатыла? Хәбәрчебез белеште.
Бүген кар төягеч Амкодор тракторы шәһәрнең Вахитов урамында эшли. Биредә автотранспорт күп йөри. Коммуналчылар иң алдан кар эттергеч техника белән урамнардагы хәрәкәт полосасы киңәйтәләр. Ә аннан җыелган күчләрне йөк автомобильләренә төяп озаталар.
Урамнарны, юлларны кардан арындыру, киңәйтү беренче чиратта транспорт хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен кирәк. Шулай ук тыкрыкларда автомобильчеләргә күз күремен чикләүче кар күчләрен тотмас өчен дә тырышалар. Ә җыелган карны теләсә кая илтергә ярамый. Аны чыгарып туплау өчен шәһәрдә махсус урыннар билеләнгән.
Шулай ук шәхси йортларда яшәүчеләрнең дә үз территорияләрен чистартып торулары сорала. Әмма ишегалдыннан җыелган карны юлга чыгарып түгәргә ярамый. Әлеге күчләр автомобиль хәрәкәтенә комачаулаячак һәм авария килеп чыгуга сәбәпче булырга мөмкиннәр. Шәхси секторга да карны махсус билгеләгән полигоннарга чыгарырга кушыла. Әле кышның уртасы гына. Гыйнвар бетмәгән, карлы-буранлы февраль алда тора. Мондый тәртип белән эшләгәндә иң көчле циклоннарда да уңайсызлыклар булмас төсле.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары.