Казанда дүртенче төбәкара “Илһам чишмәсе” бәйгесенең 1 нче туры булып узды. 14 төбәктән 6 яшьтән 21 яшькәчә 140 җыр сөюче гариза җибәргән. Аларның җырлаганын онлайн рәвештә танылган җырчылар бәяләде. Татарстанның халык артисты, халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров иҗатына багышланган җыр бәйгесе Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар конгрессы, «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы тарафыннан үткәрелә.