Россиядә педагогларның квалификациясен күтәрүдә яңа программа барлыкка киләчәк. Ул укытучылар өчен укучыларны кызыксындырган юнәлешләр буенча үткәреләчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов белдерде.
Ул искәрткәнчә, әлеге идеяне Президент белән очрашуда физика-математика классының сыйныф җитәкчесе булган рус теле һәм әдәбияты укытучысы биргән.
«Һәм ул квалификация күтәрүне нәкъ менә мәктәп укучыларын кызыксындырган юнәлеш буенча оештыруны сорады. Мондый укытучылар өчен без «Предмет горизонтлары артында» дип аталган проект оештырабыз», — дип аңлатты министр.