Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Прокуратурасы хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Чарада катнашучылар арасында шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов та бар иде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара РФ Президенты Владимир Путинның видеомөрәҗәгате белән ачылды. «Үзләренең өч гасырдан артык тарихында прокурорлар мөһим, саллы роль уйнавын, законга һәм туган илгә хезмәт итүдә махсус билгеләнешен ышанычлы рәвештә раслап килә. Бүген прокуратура – дәүләт хакимиятенең мөһим институтларыннан берсе. Сезнең барлык эшчәнлек традицион рәвештә гражданнарның хокукын һәм иреген яклау, федераль һәм төбәк законнары үтәлешен күзәтүне тәэмин итү белән бәйле», — дип белдерде дәүләт башлыгы үз мөрәҗәгатендә.
ТР Рәисе үз чыгышында республика прокуратурасы контролендәге кайбер өстенлекле мәсьәләләрне санап үтте. Аның сүзләренчә, алар – гражданнарның социаль-икътисади хокукларын (шул исәптән мобилизация буенча чакырылган хәрбиләрнең гаиләләрен дә), балигъ булмаганнарның хокукларын, эшкуарларның мәнфәгатьләрен яклау, оборона-сәнәгать комплексын да кертеп, икътисадның төрле өлкәләрендә законлылыкны тәэмин итү, шулай ук җинаятьчелеккә каршы көрәш.
Прокуратура хезмәткәрләренең принципиальлеге һәм үз дигәнендә нык торучанлыгы, гражданнарның проблемаларына игътибарлы мөнәсәбәте иҗтимагый тормыш һәм дәүләт эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә законның өстенлеген тәэмин итә, тотрыклы социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси вазгыятьнең саклануына булыша, ди Миңнеханов.
Моннан тыш, ул билгеләп үткәнчә, прокурорлар катнашында республика алда торган чаралар – Россия Президентын һәм ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауларны, БРИКС, «Киләчәк уеннары», KazanForum кысаларындагы вакыйгаларны югары дәрәҗәдә үткәрергә тиеш.
Тантаналы чыгышлардан соң Татарстан Рәисе һәм республика прокуроры прокуратура хезмәткәрләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырды.