Түбән Кама геройларына җылы бүләк итәргә булдылар. Шәһәрдә яңа масштаблы хәйрия акциясенә старт бирелде. Анда Һәркем катнаша ала. Хәзер алгы сызыктагы хәрбиләргә җылы киемнәр, бәйләнгән шлем сыман башлыклар, сапер көрәкләре әзерлиләр. Шуларга өстәп сугышчыларның туганнарыннан, якыннарыннан, шулай ук мәктәп укучыларыннан хатлар да урын алачак. Беренче 15 комплектны Түбән Кама мэры Рамил Муллин сатып алды. Акция кысаларында 10 февральгә кадәр 1000 шундый ярдәм җыярга планлаштыралар.